10 февраль 2015 яңалыклары
-
Узган атнада ТР предприятиеләрендә биш бәхетсезлек очрагы үлем белән тәмамланган
Дәүләт хезмәт инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, 30 гыйнвардан алып 6 февральгә кадәр Татарстан предприятиеләрендә 5 үлем һәм 5 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
-
Ютазы авылында халык җыены узды
Күптән түгел Ютазы авылында узган халык җыены авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәфиуллинаның узган елга отчетын тыңлаудан башланып китте. Ул ясаган тулы докладында авылда яшәүче халыкка мөрәҗәгать белән дә чыкты. Авылдагы йортларның күбесендә диярлек йорт номерлары куелмаган икән. Шуңа күрә сез үзегезгә үзегез авырлык тудырасыз. Сезнең йортны ашыгыч ярдәм машиналары да,...
-
Тәтештә балыкчы көнендә балык музее булдырылачак
Тәтештә булачак балык музеен әзерләү эшләре башланган.
-
Урыссудагы 4 санлы мәктәп укучылары мактаулы хезмәткәр Мария Ротанова белән очрашты
Урыссудагы 4 санлы мәктәп укучылары Россия Федерациясенең мактаулы хезмәткәре, физик тәрбия укытучысы Мария Ротанова белән очрашты.
-
Алабуга кызы Зәй төбәгендә үлемен тапкан
6 февраль көнне көндез Зәй районының Федотово авылындагы "Федотово" спорт комплексында "банан"да шуган чакта Алабуганың 19 яшьлек кызы һәлак булган.
-
Татарстанның наркополиция хезмәткәрләре синтетик наркотиклар сатучы төркемне кулга алган
Татарстанның наркополиция хезмәткәрләре синтетик наркотиклар сату белән шөгыльләнүче җинаятьчел төбәкара төркемне кулга алган. Алар арасында, Татарстан вәкилләреннән тыш, Башкортстан, Коми, Удмуртия Республикалары, Алтай һәм Красноярск крайлары кешеләре дә бар. Барлыгы 12 кеше кулга алынган, шул исәптән 3 хатын-кыз һәм 2 балигъ булмаганнар да. Йолып алынган наркотик матдәләрнең күләме 15 килограммны...
-
Акбаш мәктәбендә батырлык дәресе узды
9 февраль көнне Акбаш мәктәбендә Халыкара туган тел декадасы кысаларында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Батырлык дәресе үтте.